ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Казанда балалар өчен уникаль «Гөлчәчәк» милли кием коллекциясен күрсәттеләр

0

26 сентябрь көнне Татарстанның Милли китапханәсендә Зөлфәт Хәким иҗат иткән «Туган Батыр» китабының өченче өлеше, «Туган Батыр һәм Ай чәчәге» китабын тәкъдим итү чарасында балалар өчен уникаль «Гөлчәчәк» милли кием коллекциясен күрсәттеләр.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Коллекция «Туган Батыр» проекты кысаларында тегелгән, аның авторы талантлы рәссам, кием дизайнеры Луиза Скипина. Барлык киемнәр дә экологик чиста материаллар кулланып, табигый тукымалардан эшләнгән.

«Традицияләргә сакчыл караш һәм табигатьне кайгырту бергә атларга тиеш. Коллекциянең һәр эшләнмәсе кулдан эшләнгән, бу аны чыннан да матур һәм уникаль итә. Традицион бизәкләрнең бүгенге мода элементлары белән үзенчәлекле бәйләнеше, һичшиксез, сезне халык арасыннан аерып чыгарачак», – дип тәкъдим иттеләр коллекцияне.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Проект «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы, эшмәкәр Радик Абдрахманов җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла. Ул бүгенге заманда балалар өчен кием җитештерүнең авыр, ләкин бик мөһим булуын искәртте.

«Хәзер балалар өчен нәрсәдер эшләгәндә аны модага туры китереп, бүгенге көн таләпләре буенча җитештерергә кирәк. Чөнки хәзер балалар бик күп мәгълүмат белән эш итә, алар өчен әйберләрне заманча итеп булдыру мөһим. Киләчәк буынның безнең традицияләрне гәүдәләндергән киемне кияселәре, әкиятне дә укыйсылары килсен иде. Без шуның өчен тырышабыз. Безнең халыкның милли кыйммәтләрен белсеннәр өчен эшлибез», – дип белдерде эшмәкәр Радик Абдрахманов.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов