ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Миңнеханов Татарстанның яңа илкүләм проектларда актив катнашуын тәэмин итәргә кушты

0

Барлык дәрәҗәдәге хакимиятләргә Татарстанның Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән яңа 19 илкүләм проектта актив катнашуын тәэмин итәргә кирәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына мөрәҗәгатендә шундый күрсәтмә белән чыгыш ясады.

«Ил Президенты тарафыннан 2030 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары турында Указ кабул ителде. Барлык төп юнәлешләргә, шул исәптән икътисадның нәтиҗәлелеген арттыру һәм аны кадрлар белән тәэмин итү, цифрлы трансформация һәм технологик лидерлыкка ирешү, тормыш өчен уңайлы, имин инфраструктура һәм нәтиҗәле транспорт системасы булдыру, әйләнә-тирә мохит һәм экология турында кайгырту, иминлекне арттыру һәм кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук гаиләләргә ярдәм күрсәтү, аналар һәм балаларны саклауга кагыла торган яңа илкүләм проектлар формалаштырылды. Барлык дәрәҗәләрдәге хакимият органнарының бурычы – республиканың илкүләм проектларда актив катнашуын һәм аларның тайпылышсыз үтәлүен тәэмин итү», - дип искәртте Миңнеханов (ул «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кураторлык итә).

ТР Рәисе актив гражданлык позициясендә торган, быелның мартында Россия Президентын сайлауда актив катнашкан, Владимир Путинның суверенитетны ныгыту һәм илне үстерүгә бәйле курсын хуплаган өчен татарстанлыларга рәхмәт белдерде.