ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Миңнеханов һәм Вьетнамның Россиядәге Тулы вәкаләтле илчесе хезмәттәшлек турында сөйләште

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Вьетнам Социалистик Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле илчесе Данг Минь Кхой мөнәсәбәтләрне алга таба ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илче белән сөйләшүдә ТР Рәисе белдергәнчә, Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә.

Очрашу Миңнехановның Татарстан Хөкүмәте йортындагы эш кабинетында узды.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, Казанга сәфәре кысаларында Вьетнам Социалистик Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Данг Минь Кхой әфәнде һәм Вьетнамның Екатеринбургтагы Генконсулы Нгуен Май Хыонг ханым Татарстан Халыклары дуслыгы йортында булды.