ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Путин Россия һәм БРИКСның башка әгъзалары түләү контуры булдыруы хакында белдерде

0

Россия һәм БРИКСның башка әгъзалары бөтен тышкы сәүдәгә бәйсез хезмәт күрсәтү өчен үзләренең түләү контурын булдыра, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый контурны булдыру бөтен тышкы сәүдәгә нәтиҗәле һәм бәйсез хезмәт күрсәтү өчен тиешле шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.

Искәртеп узабыз, БРИКС берләшмәсе 18 ел элек – 2006 елда төзелде. Быел Россия оешманың рәисе булды. 2024 елның соңгы 9 аенда БРИКСка Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Иран һәм Эфиопия кушылды.

Берләшмәдә әгъза булып торучы илләрнең башлыклары 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммитында очраша.