ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Хезмәт министрлыгы татарстанлыларны 300 юнәлеш буенча бушлай курслар узарга чакырды

0

«Демография» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанда яшәүчеләр 300 юнәлеш буенча курслар уза ала. Моның өчен «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында заявка калдырырга, мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм һөнәри ориентация буенча хезмәт алырга кирәк. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татарстан онлайн» туры эфирында шулай дип белдерде.

«Без «Демография» илкүләм проекты буенча мәшгульлек хезмәте аша яңадан укытуны күздә тотабыз. Ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр бухгалтерлык исәбе, эш башкару белән бәйле. Алдынгы тармакларга эшкәртү сәнәгате, төзелеш, мәгариф һәм сәламәтлек саклау керә», - диде ул.

Зарипова республикада эшсезлек дәрәҗәсенең тарихи минимумда булуын билгеләп үтте.

«Әгәр кешенең эш табу теләге бар икән, без, һичшиксез, аңа ярдәм итәчәкбез», - дип өстәде министр.

Курсларның нәтиҗәләре буенча эшкә урнашырга кирәк. Әйтик, хәзерге вакытта эшкә урнашу күрсәткече 85-90 процент тәшкил итә.