ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Уфада Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулуны театраль ункөнлек белән билгеләп үтәчәкләр

0

15-20 октябрьдә Башкортстан Республикасының М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулуга багышланган театраль ункөнлек узачак. Аның кысаларында 7 спектакль тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә республика Мәдәният министрлыгының матбугат секретаре Лариса Сакаева. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Ункөнлекне 15 декабрьдә театр тарафыннан шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерелгән «Озын-озак балачак» спектакле ачып җибәрә.

16 октябрьдә М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры сәхнәсендә «Әлфия хикәяләре» спектакле (режиссеры – Мөсәлим Күлбаев) һәм Салават дәүләт башкорт драма театрының «Ярлыкау» спектакле (режиссеры – Илсур Казакбаев) күрсәтеләчәк.

17 октябрьдә тамашачылар игътибарына «Безнең өйнең яме» спектакле тәкъдим ителә. Аның премьерасы 2005 елда булды һәм шуннан бирле спектакль сәхнәдән төшми.

18 октябрьдә Мостай Кәримнең «Авыл адвокатлары» повестена нигезләнгән «Силсәвит, Алдар һәм Адвокат» драмасын карарга мөмкин.

19 октябрьдә Камера сәхнәсендә «Петушиная мельница» пьесасына нигезләнгән «Волшебная мельница» әкияте (режиссеры – Мөсәлим Күлбаев) күрсәтелә.

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулуга багышланган театраль ункөнлек аның туган көнендә тәмамлана. 20 октябрьдә «Кара сулар» спектакленең (режиссеры – Илсур Казакбаев) премьерасы була.

Мәдәният министрлыгында билгеләп үтүләренчә, спектакльләр циклы театр сәнгатен яратучыларга зур бүләк һәм бөек башкорт шагыйре, язучы, драматург Мостай Кәримгә ихтирам билгесе булачак.