ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Түбән Камада бер укучы малай яшьтәшен кыйнаган, мәктәп җитәкчелеге тикшерү башлады

0

Бүген шәһәр телеграм-каналларында таралган видеода Түбән Кама мәктәбенең бер укучысы кыз баланы каты кыйный. «Татар-информ»га шәһәр администрациясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге хәл 24 сентябрьдә 31 номерлы мәктәптә булган. Мәктәп җитәкчелеге тикшерү оештырган.

Ачыкланганча, балалар тәнәфес вакытында уенчык бүлешә алмаган. Конфликт килеп чыккан. Нәтиҗәдә, балалар сугыша башлаган. Шул вакыт башлангыч сыйныф укытучысы килеп чыга һәм тиз арада хәлне туктата башлый. Мәктәп фельдшеры балаларга беренче ярдәм күрсәтә. Укучыларның әти-әнисенә булган хәл турында кичекмәстән телефон аша хәбәр итәләр.

«Эчке тикшерү уздырыла. Әлеге очрак укучыларның әти-әнисе һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән бергә мәктәпнең Профилактика советында каралачак», – дип аңлаттылар Түбән Кама администрациясе матбугат хезмәтендә.