ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Эльмира Зарипова: Татарстанда яшәүчеләрнең уртача яше 2030 елга 77 яшькә кадәр артачак

0

2030 елга Татарстанда яшәүче һәр өченче кеше эшкә сәләтле өлкән яшь кешесе булачак, республика халкының уртача яше 77 яшьне тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген «Татарстан онлайн» туры эфирында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.

«Эшкә сәләтле өлкән яшь категориясе бар – 935 мең (кеше). Бездә һәр дүртенче кеше диярлек эшкә сәләтле өлкән яшьтә. 2030 елга өлкәннәр саны артачак. Республикада яшәүче һәр өченче кеше эшкә сәләтле өлкән яшьтә булачак. Бу социаль сәясәт, медицина ярдәме күрсәтү, мәшгульлек һәм актив озын гомер мәсьәләләрен яңадан карауны таләп итә», - диде ул.

Бүген республика халкының уртача яше 75 яшьтән артык булса, 2030 елга ул 77 яшькә җитәчәк. Төбәктә йөз яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны арта. Узган ел озак яшәүче кешеләр саны 211 булса, бүген алар инде 233 кеше.

«Иң өлкән хатын-кыз Алабугада яши, аңа 107 яшь. Иң өлкән ир-атка 104 яшь, ул Питрәчтә яши. Йөз яшьтән узган ир-атлар саны егермедән артык, ә хатын-кызлар – 200гә якын», - дип өстәде Эльмира Зарипова.