ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Арча башлыгы һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә Батырлык орденнарын тапшырды

0

Арча районы Мәдәният йортында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, якыннарына Батырлык орденнары тапшырылды.

«Безнең буынга, илебезгә мондый сугыш афәтләре килер, махсус хәрби операция игълан ителер дип берәү дә уйламады. Районыбызда өч Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Август аенда дүртенче ветераныбыз, Иске Йорт авылыннан Равил Шаһиәхмәт улы Фазлыевны җирләдек. 1943 елда ул хәзерге вакытта безнең егетләр көрәшкән җирләрдә фашистларга каршы торган. Әнием гомер буе әти сүзен әйтә алмыйча үскән, бабам Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Сугыштан да куркыныч, начар әйбер юк, дия торган иде әни. Районыбызның батыр егетләре безнең тынычлыкны сакларга яу кырына китте, югалтуларсыз булмады. Каһарман ир-егетләр тәрбияләп үстергән ата-аналарга, ышанычлы тыл булган тормыш иптәшләренә, балаларга рәхмәт сүзләре җиткерәм. Батырлар үлемсез, алар безнең йөрәкләрдә булачак, яшь буын өчен үрнәк булып торырлар», - диде Арча районы башлыгы Илшат Нуриев.

Илшат Нуриев һәм Арча, Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән түбәндәге хәрбиләрнең (вафат булганнан соң) гаиләләренә, әти-әниләренә Батырлык ордены тапшырдылар: гвардия өлкән сержанты Рәшит Хәнгараев, гвардия рядовойлары - Сергей Балякин, Нәҗип Абдуллин, рядовойлар - Илназ Әхмәтҗанов, Илшат Кашапов, Айнур Вәлиев, Эмиль Фатыйхов, сержант Айнур Антонов, ефрейтор Илшат Саматов.

Подполковник Рафаэль Вәлиуллинның «Ватан алдындагы казанышлары өчен» IV дәрәҗә ордены, Сергей Анисимовның II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале якыннарына тапшырылды.