ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Рөстәм Миңнеханов 621 дивизион хәрбиләрен бүләкләү тантанасыннан видео күрсәтте

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 621нче гаубица артиллерия дивизионы хәрбиләрен бүлекчә шәхси составына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылу белән котлады.

Хәрби хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасыннан видеоны ТР Рәисе телеграм-каналында урнаштырды.

621нче гаубица артиллерия дивизионы хәрбиләрен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләдек. Хәрбиләрне лаеклы бүләкләре белән котлыйм. Хәрби хезмәтегез өчен рәхмәт!» – дип рәхмәт белдерде Рөстәм Миңнеханов.