ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Татарстанда бума ютәл белән авыручылар саны ел башыннан алып сигез тапкыр кимегән

0

Татарстанда бума ютәл (коклюш) белән авыручылар саны кимегән. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде, дип яза агентлык хәбәрчесе Эвелина Киселёва.

«Бездә бума ютәл буенча вазгыять тотрыклы, марттан бирле авыручылар санының кимүен күзәтәбез. 2024 ел башыннан алып 1 144 очрак теркәлде. Беренче өч айда бума ютәл белән авыруның 788гә якын очрагы теркәлгән иде. Ягъни бума ютәл белән авыручыларның төп өлеше беренче кварталда теркәлде», - дип искәртте спикер.

Любовь Авдонина китергән мәгълүматлар буенча, бума ютәл белән авыручыларның агымдагы дәрәҗәсе гыйнвар белән чагыштырганда сигез тапкыр азайган. Ул шулай ук прививканың әлеге чирне йоктырмауда иң ышанычлы алым булуын искәртте. Беренче вакцинаны дифтерия һәм столбнякны профилактикалау белән беррәттән балага өч ай булганда ясыйлар. Аннары прививкаларны 4,5 һәм 6 айларда кабатлыйлар, шуннан соң ревакцинация таләп ителә.

«Бүген алты-җиде яшьлек балаларны ревакцинациялибез. Бу – беренчел вакцинациядән соң иммунитет югалган яшь. Бүгенге көндә шул яшьтәге балаларның 54 процентына бума ютәлгә каршы прививка ясалган», - дип сүзен төгәлләде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.