ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Тәтеш муниципаль районында I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау этабы уза

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Бөтендөнья татар конгрессы I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесен оештырды. Әлеге бәйге сәламәтлек мәдәниятен үстерүгә һәм ныгытуга, сәламәт яшәү рәвеше моделен эшләүгә, «Татар чәе» татар милли брендын үстерүгә юнәлдерелгән «Сәламәт милләт» фәнни-гамәли конференция кысаларында уздырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Бәйгенең максаты – «Татар чәе» гомуммилли брендын үстерү буенча чаралар оештыру, гаилә бизнесы буларак чәй җитештерүне пропагандалау, татар халкының татар чәе һәм аны куллану культурасы белән бәйле традицияләрен саклау һәм торгызу.

Катнашучыларны Тәтеш районының Келәш авылы мәдәният йорты җыр-биюләр белән каршы алды. Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. «Милләт мәсьәләсендә вак мәсьәләләр юк. Һәрбер эш мөһим», – диде ул I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау этабында катнашучыларга, диелә хәбәрдә.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов та катнаша.

Кунаклар өчен авыл мәдәният йорты фойесында чәй күргәзмәсе һәм «Май уны» йоласын күрсәтү оештырылды. Шулай ук «Сәламәт милләт» проекты кысаларында биредә «Татар чәенең тарихы һәм мәдәнияте: милли гореф-гадәтләрне саклау һәм торгызу» темасына фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы уза.

Әлеге утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы исеменнән Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау этабында катнашучыларны сәламләде. Әлеге чараны Тәтеш районы җирлегендә уздыруда ярдәме өчен Тәтеш районы башлыгы Рәмис Хатыйп улына һәм аның командасына рәхмәтен җиткерде.

«Безгә бүгенге көндә бик затлы, зәвыклы рәвештә үзебезнең татар брендларын таныту мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Бу – эзлексез рәвештә, даими алып барыла торган эш. Татар брендларын булдыру – ул татар халкын, татар милләтен дөньякүләм таныту дигән сүз», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.