ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта

0

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыру очраклары ешрак теркәлә башлады. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде, дип яза агентлык хәбәрчесе Эвелина Киселёва.

«Бер атнада 769 коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланды. Бу узган атна белән чагыштырганда биш процентка күбрәк», – дип билгеләде санитария табибы.

Любовь Авдонина коронавирус белән авыручыларның 96 проценты ОРВИга хас симптомнар кичерә, дип сөйләде. Вирус йоктыручыларның өч-дүрт процентында авыру исә бернинди билгеләрсез уза.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы һәм иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов белдергәнчә, республикада ун Covid-госпиталь эшли. Чир авыр узган аерым очраклар да очрый. Шул ук вакытта урыннар саны җитәрлек, дип ачыклык кертте ул.