ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Мәчет каршындагы курслар, мәдрәсәләр мөгаллимнәре өчен форум узачак

0

2024 елның 30-31 октябрендә Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумы узачак. Аның төп темасы – «Россия мөселманнарының төп асылы буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр». Әлеге чара Россия ислам институты тарафыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән оештырыла.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, форумда 500дән артык мөгаллим, төрле дәрәҗәдәге мәгариф, белем бирү уку йортларыннан җитәкчеләр һәм вәкилләр, шулай ук халыкара ислам белем бирү үзәкләреннән делегацияләрнең килеп катнашуы көтелә.

Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумында катнашучылар ислам мәгарифе белән бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Форумның беренче көне мәчет каршындагы курсларга багышланачак, ә икенче көнне фикер алышуда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре катнашачак.