ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз социаль фондны алдаган һәм ярты миллион сумга якын пособие алган

0

Әлмәттә яшәүче хатын-кызга Россия социаль фондыннан законсыз пособие алганы өчен штраф билгеләгәннәр. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган елның июнендә хатын-кыз Россия социаль фонды республика бүлегенә бала тууга бәйле рәвештә айлык пособие алу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Гаиләнең җан башына уртача кереме күләме югары булу сәбәпле, аңа пособие бирүдән баш тартканнар.

Хатын-кыз исә түләүне законсыз юл белән алырга ниятли. Моның өчен ул Ямал-Ненец автоном округында урнашкан Губкинский шәһәрендә яшәүче дустының фатирында теркәлергә карар кыла. Дусты белән бу хакта килешә.

Ялган теркәлү ясаганнан соң, ул Ямал-Ненец автоном округы буенча социаль фонд бүлегенә пособие алу турында гариза бирә. Хатын-кыз гаиләсенең керемнәре әлеге төбәктә билгеләнгән җан башына уртача керем дәрәҗәсеннән артмавын белә. Шулай итеп, ул 420 мең сумнан артык акча ала.

Суд аны гаепле дип таныган һәм штраф рәвешендә җәза билгеләгән. Хатын-кыз үз гаебен таныган, акчаны тулы күләмдә кире кайтарган.