ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсендә татар-мөселман зиратында булган

0

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул татар-мөселман зиратында булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Зират Омск өлкәсенең Большеречье муниципаль районында урнашкан. Мөселман йоласы буенча зират дүртенче микрорайон артында, Курносово юлы янында урнашкан. Большеречье зираты муниципаль статуска ия. Район хакимияте 12 гектар мәйданлы җир кишәрлеге бүлеп бирде, аңа тиешле документлар рәсмиләштерелде. II Халыкара Иртыш буе Сабан туенда Татарстан корган Татар утарындагы мәчет Большеречье мөселманнарына бүләк ителде һәм ул Татар-мөселман зиратына алып кайтып урнаштырылды», – диелә хәбәрдә.

Большеречьеда моңа кадәр татар-мөселман зираты булмаган. Вафат булучыларны райондагы авылларга алып барып җирләгәннәр. Милли Шура рәисенең өлкә Губернаторы һәм җирле хакимиятләргә әлеге мәсьәләне чишүдә ярдәм сорап ясаган мөрәҗәгатеннән соң җир кишәрлеге бүлеп бирелде, аны койма белән уратып алуда Бөтендөнья татар конгрессы һәм милләтпәрвәр эшмәкәр, Милли Шура әгъзасы Тамир Алимбай улы Алимбаев ярдәм итте, дип хәбәр ителә.