ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

«Зәкят» хәйрия фонды 250дән артык гаиләгә тугыз тонна гошер сәдакасы таратты

0

Татарстанда гошер сәдәкасын җыю һәм аның мохтаҗларга тарату кампаниясе дәвам итә. Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга чираттагы гошерне таратты. Алексеевск һәм Балтач районы мөхтәсибәтләреннән китерелгән дүрт тонна гошер Казанның 60тан артык аз керемле һәм күпбалалы гаиләләренә, ялгыз өлкәннәргә өләшенде. Шулай итеп, «Зәкят» хәйрия фонды бүгенге көнгә Алексеевск, Кайбыч, Балык Бистәсе, Балтач районнарыннан барлыгы 250дән артык гаиләгә тугыз тонна гошер таратты. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Шулай итеп, Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда – 577,33 тонна, 2022 елда – 1377,34 тонна, 2023 елда 827 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды», – диелә хәбәрдә.

Татарстан мәчетләрендә гошер җыю кампаниясе дәвам итә. Һәр елдагыча, республика мәчетләре гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. кабул итә. Аннары азык-төлек җыелмалары оешкан рәвештә аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшырыла.

Казанда гошерне Диния нәзарәте карамагындагы «Зәкят» хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Хәйрия кампаниясендә катнашырга яки азык-төлек ярдәме алырга теләүче казанлылар фондка мөрәҗәгать итә ала. Азык-төлек хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә, мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә һ.б.), шулай ук турыдан-туры урыннардагы мохтаҗ гаиләләргә тапшырыла. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора: аз керемле, мохтаҗ, күпбалалы, тулы булмаган һәм авыру балалар тәрбияләүче гаиләләрнең барысы да гошер сәдәкасы җыю кампаниясе кысаларында азык-төлекләтә ярдәм алачак.