ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Татарстан бюджеты керемнәре 54,6 миллиард сумга, чыгымнары 39,2 миллиард сумга арттырыла

0

Татарстан бюджетының 2024 елга керемнәрен 54,6 миллиард сумга, чыгымнарын 39,2 миллиард сумга арттырырга тәкъдим иттеләр. Дефицитны исә 15,3 миллиард сумга киметәчәкләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында республика финанслар министры Радик Гайзатуллин сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Бюджетның керемнәр өлешен 54,6 миллиард сумга, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр буенча суммада 50,2 миллиард сумга арттыру күздә тотыла. Үзгәрешләр сигез айда факт буенча алынган керемнәрне һәм ел нәтиҗәләре буенча аерым керем чыганакларыннан көтелгән керемнәрне исәпкә алып кертелә», — дип хәбәр итте Финанс министрлыгы башлыгы.

Оешмалар табышына салымның пландагы күрсәткече 22,2 миллиард сумга, ә физик затлар кеременә салым, уртача хезмәт хакы артуны исәпкә алып, 15 миллиард сумга арттырылды. Салым түләүчеләр саны арту сәбәпле, тулаем керемгә салым буенча пландагы күрсәткечләрне 4,1 миллиард сумга арттырырга тәкъдим ителде. «Кире кайтарылмый торган керемнәр» бүлеге федераль бюджеттан керә торган акчалар хисабына 4,4 миллиард сумга арттырыла. Үзгәрешләр 27 юнәлешкә кагыла.

«2024 елда республика бюджетының чыгымнар өлешен 39,2 миллиард сумга арттырырга тәкъдим ителә. 4,4 миллиард сум күләмендә кире кайтарылмый торган керемнәр хисабына чыгымнарның юнәлешләре керемнәр өлешендә күрсәтелгән. Татарстан бюджеты чыгымнарын, федераль акчаларны исәпкә алмаганда, 34,8 миллиард сумга арттыру каралган», - дип ассызыклады Радик Гайзатуллин.

Аның сүзләренә караганда, бу илкүләм проектлар һәм федераль программаларны финанслауга, юл эшләренә, социаль-мәдәни объектлар төзү һәм ремонтлауга, социаль әһәмияткә ия фәнни-мәдәни һәм спорт чаралары уздыруга бәйле чыгымнар.

Шулай итеп, Татарстанның 2024 елга бюджеты керемнәр буенча 484,5 миллиард сум, чыгымнар буенча 485,9 миллиард сум булыр, дип фаразлана. Дефицит 1,4 миллиард сумны тәшкил итәчәк.