ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

«Татмедиа»ның өч телеканалы һәркем карый ала торган каналлар исемлегенә керде

0

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең өч телеканалы Татарстан муниципалитетларындагы мәҗбүри һәм һәркем карый ала торган муниципаль телеканаллар исемлегенә керде. Карар Телерадиотапшырулар федераль бәйгесе комиссиясе утырышында кабул ителде.

Чаллыда 22нче төймәгә басып «Чаллы-ТВ» телеканалын карарга мөмкин булачак. Түбән Кама районында Түбән Кама телерадиокомпаниясе (НТР), ә Әлмәттә «ЮВТ‐24» телеканаллары күрсәтәчәк.

Әгәр Чаллы һәм Түбән Камада «Татмедиа» филиаллары бердәнбер дәгъва итүче булса, Әлмәттә 22нче төймәгә «ЮВТ-24»тән тыш «Луч» телекомпаниясе дә дәгъва иткән булган.

Мәҗбүри һәм һәркем карый ала торган муниципаль телеканаллар «продукциясенең кимендә 75 проценты милли ММЧ продукциясеннән торган телеканаллар арасыннан сайлана. Тапшырулар гомуми вакытының кимендә 20 проценты «җирле әһәмияттәге мәсьәләләр яктырта торган» программаларга бирелергә тиеш. Шул ук вакытта соңгылары бары тик тиешле муниципаль берәмлек территориясендә генә трансляцияләнергә тиеш.