ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Әлмәттә «Мегасети» штабы волонтерлары меңнән артык маскировкалау челтәре үргән

0

Әлмәттә «Мегасети» штабы волонтерлары тырышлыгы белән генә дә меңнән артык маскировкалау челтәре әзерләнгән. Махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклаучы солдатларга гуманитар ярдәм күрсәтү буенча эш бүген дә оешкан төстә дәвам итә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында Резедә Исмәгыйлева яза.

Хатын-кызлар маскировкалау челтәрләре үрә, районның битараф булмаган кешеләре хәрбиләргә җибәрер өчен кирәкле әйберләр китерә. Соңгы вакытта Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен дә кирәк-яраклар җыю җәелдереп җибәрелде.

Әлмәт җирлегендә фидакарьләрнең күп булуы куандыра. Александр Коновалов шундыйларның берсе. Элек янгын иминлеге хезмәтендә коткаручы булып эшләгән пенсионер Добромыш авылындагы урманда умарта асрый. Махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Александр туплап җибәргән чәчәк, юкә, горчица балларын солдатларыбыз ел да түземсезлек белән көтеп ала.

Өч ел дәвамында гына да умартачы якташларына 1300 килограмм татлы ризык җибәргән. Шушы көннәрдә ул тагын үзенең 500 тонна күләмендәге бал партиясен Чистай кабул итү пунктларына юллаган. Александр Коноваловның теләге буенча берничә тартма балны Яңа ел алдыннан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләрнең гаиләләренә дә илтеп тапшырачаклар икән.

«Мегасети» штабы волонтерлары тырышлыгы белән генә дә меңнән артык маскировкалау челтәре, 400 носилка, 400дән артык костюм җитештерелеп, махсус хәрби операция зонасына озатылган. Авыл җирлекләре дә гуманитар ярдәм җыюда активлык күрсәтәләр, җылы кием-салым, азык-төлек, медикаментлар, шәхси посылкалар туплауны кабаттан башлап җибәрделәр.