ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Казаннан махсус операция хәрбие танк коткарган өчен Батырлык ордены белән бүләкләнде

0

Казаннан хәрби хезмәткәр Михаил Кошеленко 2022 елның сентябреннән 2нче гвардия гомуми гаскәр армиясенең 30нчы гвардия мотоукчылар бригадасында өлешчә мобилизация буенча хезмәт итә. Хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен хәрби хезмәткәр аерым тәртиптә Батырлык ордены белән бүләкләнде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

2024 елның 17 августында, инженер һәм техник разведка үткәрү бурычын үтәгәндә, хәрби Сокол торак пункты районында дошманның «камикадзе»-дроны «Т-72Б3М» танкына һөҗүм ясавын күреп ала. 74нче мотоукчылар бригадасының танк батальоны техникасы яна башлый. Гвардия лейтенанты Кошеленко, гомерен куркыныч астына куеп, дошман ягыннан һөҗүм дәвам итүгә карамастан, хәрби машинаны сүндерә. Хәрби шулай ук районны яклауны оештыра һәм, куллары пешүгә карамастан, хәрби машинаны сүндерүдә шәхсән катнаша.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Алабугадан хәрби операция катнашучысын махсус тәртиптә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле. РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.