ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Тинчурин театры гаилә һәм мәктәп театрлары конкурсына гаризалар кабул итүне тәмамлый

0

Тинчурин театры гаилә һәм мәктәп театрларының II Республика фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итүне тәмамлый. Катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр (шушы датаны кертеп) кабул ителә.

«Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсын оештыра. Чара Россиядә Гаилә елына багышлана», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Фестивальнең төп максатлары – Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләү.

Бәйгедә 5-11 нче сыйныф укучылары һәм гаилә театрлары коллективлары катнаша ала. Җиңүче дип игълан ителгән гаилә һәм мәктәп театрын Тинчурин театры шефлыкка алачак.

Катнашучыларга таләпләр: сайланган әсәр фестиваль-конкурс шартларына һәм темасына туры килергә тиеш; спектакль махсус хәрби операциягә, театрга, гаилә кыйммәтләренә, Кәрим Тинчурин һәм башка милли классик әдипләребез иҗаты белән бәйле булырга тиеш яки ирекле темаларга иҗат ителә ала; башкару вакытында әсәрнең темасына туры килердәй музыкаль бизәлеш кулланырга мөмкин; чыгыш вакыты 20 минуттан артмаска тиеш; һәр катнашучы коллективның 30 кешедән торган җанатары булу шарт; катнашучылар чыгыш ясаган көнне үзләренә һәм җанатарларына «Пушкин картасы» буенча шул көнне булачак спектакльгә билет алырга тиеш.

Гаризалар электрон почта аша 2024 нче елның 25 нче сентябренә кадәр кабул ителә (karimkonkurs@mail.ru)

Мәктәп театрлары белән гаилә театрлары аерым бәяләнәчәк.

Фестиваль–конкурсны үткәрү вакыты һәм тәртипләре: 1-31 октябрь аралыгында Тинчурин театры сәхнәсендә конкурс эшләрен бәяләү. Ноябрь – гала-концерт: нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне котлау.

Фестиваль нигезләмәсе.

  • Мәктәп һәм гаилә театрларын берләштергән I Республика фестиваль-конкурсы Татарстанда беренче тапкыр 2023 елда оештырды. Конкурсның инициаторы һәм оештыручысы булып Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры чыгыш ясады. Чара Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышланды.
  • 2023 елда фестивальдә катнашу өчен Татарстан районнарыннан 100гә якын гариза килде. Сайлап алу турларында Яшел Үзән, Балтач, Тукай, Тәтеш, Кайбыч, Менделеевск, Чирмешән, Саба, Арча, Мөслим, Әлки, Сарман, Балык Бистәсе, Нурлат, Зәй, Ютазы, Азнакай, Кукмара, Апас, Буа, Теләче, Минзәлә, Чистай районнарыннан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 58 коллектив килеп катнашты.
  • Сайлап алу турларында мәктәп һәм гаилә театрлары татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзекләр күрсәтте.
  • Фестивальдә Казан шәһәре Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе беренче урынга лаек булды. Тинчурин театры әлеге гимназияне шефлыкка алды.