ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Ашлык уңышына зыян килү сәбәпле, Татарстан өч миллиард сум акча югалткан

0

Ашлык уңышына зыян килү сәбәпле, Татарстан өч миллиард сум акча югалткан. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында брифингта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Һава шартлары ашлык җитештерү буенча планлаштырылган күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирмәде. 300 мең тоннага якын продукцияне җитештерә алмадык, килограммы ун сум дип исәпләсәк тә, өч миллиард сумнан артык акча югалттык, дигән сүз», - дип сөйләде республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Шулай да, аның сүзләренчә, мөмкин кадәр барысы да эшләнгән, һәм быелгы уңышка кертемнәр узган елга караганда күбрәк булган.

2023 елда үсемлекчелек продукциясе җитештерүгә 68 миллиард сумнан артык акча тотылды, дип ачыклык кертте Марат Җәббаров. Быел исә 73 миллиард сумга якын акча тотылган, шул исәптән бөртекле культуралар җитештерүгә – 1 гектарга 30 мең сум сарыф ителгән.

Җитештерелгән ашлыкның якынча үзкыйммәте – тоннасы өчен 10,7 мең сум. Узган ел бер тоннасы 10,9 мең сум булган.