ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Татарстанда беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтә торган интернет-портал эшли башлый

0

Татарстанда тиздән «Санитар оборонага әзер» проектының интернет-порталы ачыла. Кулланучылар биредә үзенең беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен бәяли алачак. Бу хакта «Татар-информ»га проектның Татарстандагы кураторы, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сөйләде, дип яза агентлык хәбәрчесе Эвелина Киселёва.

«Порталда анкета, сораштыру узарга мөмкин. Өйрәтә торган видеолар карап булачак, шунда ук үз-үзеңне тикшерү мөмкинлеге дә була», - дип сөйләде табиб.

Рафаэль Шәвәлиев сүзләренчә, сайт инде якындагы атнада эшли башларга тиеш. Сайтны ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты ярдәме белән республика Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерли. Порталда татарстанлылар «Санитар оборонага әзер» проекты тренинглары кайда һәм кайчан үткәреләчәге турында белә алачак.