ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Лениногорскида хатын-кызлар шахмат турнирында ярышты

0

Лениногорскида хатын-кыз шахматчыларга багышланган «Шахмат таҗы хөрмәтенә» VII турнир узды. 11 турда Татарстаннан һәм Башкортстаннан 75 уенчы катнашты. Лениногорск шахматчы хатын-кызлары үзләренең нәтиҗәләре белән сөендерде. Бу хакта турнирның баш хөкемдары Радий Газизов «Заман сулышы»на яза.

Ир-атлар арасында Владимир Шуваткин белән Николай Мукаевка тиңнәр булмады.

Хатын-кызлар арасында Татьяна Шуваткина чемпион булса, икенче урында — Мария Кондрашкина, өченче урында — Надежда Афанасьева.

Яшь кызлар арасында Маргарита Соловьева җиңүче, Василиса Михайлова өченче урынны алды.

Балалар арасында Мәликә Низамова өченче урынны яулады.

,