Зәйнең ирекле көрәш осталары Башкортстаннан җиңү белән кайтты
20-22 сентябрьдә Башкортстан Республикасында «Уральский медведь» дип исемләнгән ирекле көрәш буенча турнир үтте. Анда Татарстан данын яклаучылар арасында Зәй тренеры Илнар Хәйруллин шәкертләре уңышлы ярыш күрсәтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Анда 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк спортчылар катнашты.
Ярышларда Удмуртия, Башкортстан, Татарстан республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән 130дан артык спортчы булды. Үз үлчәү категорияләрендә Арслан Хисмәтуллин бронза, Данил Карпов көмеш, Әмир Хөснетдинов алтын медальгә ия булды.