Әлмәт егете Татарстанга югары технологияләр чемпионатында җиңү китерде
Югары технологияләр чемпионаты Россия Федерациясенең 80 субъектыннан һәм 20 илдән 3000 катнашучыны җыйды. Әлмәт егете Илья Аргодяев Бөек Новгородта узган югары технологияләр чемпионаты финалында яшүсмерләр арасында «Виртуаль дөньяларны эшләү» компетенциясе буенча алтын медальгә ия булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урын Татарстан Республикасына, 2 урын Санкт-Петербург шәһәренә һзм 3 урын Мәскәү шәһәренә бирелде.
Татарстан Республикасын бу ярышта «Кванториум» балалар технопаркы тәкъдим итте.
Барлыгы 12 төрле компетенция тәкъдим ителде.