Татарстанда 16 градуска кадәр җылыта
Бүген, 24 сентябрьдә, Татарстанда киң антициклон йогынтысында салкын, коры һәм кояшлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Аязучан болытлы һава фаразлана. Явым-төшем көтелми. Җил секундына 3 метрдан 8 метрга кадәр тизлек белән исәчәк.
Иртән һава температурасы төнге кебек үк калачак: 0 дән -5 градуска кадәр. Көндез һава +11..+16 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында — +14..+16 градуска кадәр).