Казанда октябрь аенда тугыз яңа муниципаль парковка эшли башлаячак
1 октябрьдән шәһәрдә 226 машинага исәпләнгән тугыз яңа муниципаль парковка эшли башлаячак. Алар Подлужная, Батурин, Чернышевский, Щапов һәм башка урамнарда барлыкка киләчәк. Машина кую урыннарын гамәлдәге киңлекләрдә һәм машина йөртүчеләр машиналарын рәтсез калдырган участокларда оештыралар. Шулай ук урыннар сайлаганда халык һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре дә исәпкә алынды, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
«Муниципаль парковканы кертә торган барлык шәһәрләр, һичшиксез, башлангыч мәлдә автомобильчеләрнең тискәре тәэсирләре белән очраша. Әйе, чара популяр түгел, әмма ул зур темплар белән үсә торган автомобильләшү шартларында котылгысыз. 2005 елдан гына да без машиналар саны буенча өч тапкырга арттык. Әлбәттә, халыкның тормыш дәрәҗәсе сөендерә, әмма бу хуҗалык һәм шәһәр инфраструктурасы өчен дә сынаулар», — дип ассызыклады мэр Илсур Метшин.
Тугыз ел эчендә муниципаль парковкалы шәһәр урамнарында хәрәкәт тизлеге 7 процентка арткан (уртача алганда ул 35 км/сәг тәшкил итә). Түләүле парковкалар булган урамнар аша үтү вакыты 7-9 минутка кыскарды.
Проект башланганда муниципаль машина кую урыннары урам-юл челтәренең 1250 машинага исәпләнгән 27 участогын колачлаган. Хәзер шәһәрдә 8,5 мең машина урынына 186 муниципаль парковка исәпләнә. Һәр түләүчегә 12 автомобильче туры килә, алар машинаны 15 минутка бушлай калдыра. Ягъни көненә урыннардан 100 меңгә кадәр машина йөртүче файдалана, шуларның 11 меңе парковка вакыты өчен түли.
30 сентябрьдән 24 муниципаль парковкадагы күзәтү нәтиҗәләре буенча хезмәт күрсәтү бәясен үзгәртәчәкләр: 20 очракта күтәрәчәкләр, дүрт очракта – киметәчәкләр. «Йөкләнеш түбән булган урыннарда тарифны киметергә кирәк, ә тулган участокларда әйләнешне арттыру өчен бәяне арттырырга кирәк — без уйлап тапкан ачыш түгел», — дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы проектның соңгы максатлары – юлларда тәртип урнаштыру, хәрәкәт тизлеген арттыру, җәмәгать транспортына басым ясау һәм җәяүлеләргә уңайлыклар тудыру, дип өстәде.