ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Татарстанда туып үскән Грудинина Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы урынбасары булды

0

Бөгелмәдә туып үскән Елена Грудинина РФ фән һәм югары белем министры урынбасары итеп билгеләнде. Моңарчы әлеге постта Дарья Кирьянова иде. Грудининаны бу вазифага билгеләү турында карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады, документлар хокукый мәгълүматны рәсми чыгару порталында урнаштырылган.

Кирьянова 2022 елдан илнең фән һәм югары белем министры урынбасары булып эшләде. Моңа кадәр ул Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясендә генераль директорның проект эшчәнлеге, икътисади үсеш буенча урынбасары булып хезмәт итте.

Фото: © minobrnauki.gov.ru

1986 елда туган Грудинина федераль Мәгариф министрлыгында 2018 елдан башлап эшли. Соңгы елларда ул ведомствоның Милек белән идарә итү департаменты директоры иде. РФ Президенты Владимир Путинның мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Грудинина яңа вазифада Милек белән идарә итү департаменты һәм Контроль-ревизия департаменты эшенә кураторлык итәчәк, дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасарлары арасында Татарстаннан булган тагын бер кеше бар — Айрат Гатиятов. Узган елның февралендә Путин аңа өченче класслы дәүләт киңәшчесе чинын бирде.