ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

«Ялкын»да Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовның клибы журналистларга тәкъдим ителә

0

25 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә «Ялкын» журналы редакциясенең «Кәеф» студиясендә Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева, алып баручы Булат Бәйрәмов һәм кызлары Таңсылуның Россиядә Гаилә елы уңаеннан төшерелгән клибының журналистлар һәм блогерлар өчен махсус премьерасы узачак.

«Шунысы игътибарга лаек, татар эстрадасында әлеге гаилә трио буларак чыгыш ясаучы бердәнбер иҗади гаилә. «Гаилә җыры» дип исемләнгән җырларына клип та үзләренә хас юмор белән төшерелгән. Клипта иҗади гаиләнең тулы составын һәм Равил Закиров, Марат Клубника кебек блогерларны күрергә мөмкин. Очрашуда Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов һәм Таңсылу катнаша. Журналистларны һәм блогерларны махсус премьерада көтеп калабыз!» – диелә хәбәрдә.