ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Татар китабы йорты Һади Такташ эзләре буйлап экскурсия оештыра

0

27 сентябрьдә 17.00 сәгатьтә һәм 28 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) шагыйрь Һади Такташ эзләре буйлап экскурсия оештыра.

«Казан Һади Такташның эзләрен әле дә хәтерли. Шул эзләрдән бергәләп үтәргә чакырабыз. Такташка багышланган «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсенең ачык программасы дәвам итә: без җәяүле экскурсия үткәрәбез», - дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

«1922 елның октябреннән Һади Такташ Казанда яши. Башкалада ул күп эшли: шигырь, поэма һәм драма әсәрләре яза, матбугатта эшли, шәһәрдәге әдәби тормышның нәкъ үзәгендә кайный. Аны Чернояров пассажы бинасында урнашкан редакцияләрдә, Татар мәдәнияте йортында узган кичәләрдә, Талкуч базары яки Ленин бакчасында да күреп булган. Бөек шагыйрь белән бәйле урыннарның кайберләрен экскурсиядә күреп китәрбез. Тарих һәм Шигърият юлдашларыбыз булыр: әдипнең мәңгелек әсәрләреннән өзекләрне бергәләп укырбыз», - диелә хәбәрдә.

  • Очрашу урыны: Владимир Ульянов-студент һәйкәле (Казан университетының төп бинасы каршында, Кремль урамы, 35).
  • Казанда Һади Такташның «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе эшли башлады.