ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсендә Татар ишегалдын караячак

0

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә аны Омск өлкәсенең «Мәдәният» Региональ татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Радик Миңнеханов, «Ибирь» татар милли-мәдәни автономиясе» ОМОО башкарма директоры Марат Катыров, Омск өлкәсе Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Антон Киселев каршы алды.

Эшлекле сәфәр кысаларында Омск дәүләт тарихи-мәдәни «Иске Себер» музей-тыюлыгы каршындагы Татар ишегалдын карау планлаштырылган.