ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Нурлат волонтерлары махсус операция башланганнан бирле 28 тонна продукция җитештергән

0

Нурлат районы Егоркино мәктәбенең «Яхшылык бүләк итәбез» акциясе активистлары «Җиңү өчен тәм-томнар» («Вкусняшки для Победы») хәрәкәте волонтерлары белән берлектә махсус операция хәрбиләре өчен коры ашлар әзерли. Малай һәм кызлар инде өченче ел рәттән уртак игелекле эшкә саллы өлеш кертә, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Егоркино укучылары һәм Нурлат хуҗабикәләре махсус операция башланганнан бирле 28 тонна продукт кулдан җитештергән. Мәктәп волонтерлар отряды шәһәрнең күпкатлы йортларының берсенә юл тота. Җитәкче сүзләренчә, балаларны үгетләргә туры килмәгән. Дәресләр, өй эшләре һәм башкалар булуга карамастан, үзләре килергә ризалашкан. Фатирда аларны хуҗабикә Елена каршы ала. Ул тагын бер кат коры аш ингредиентлары санын искәртеп үтә. Шуннан соң укучылар эшкә тотына. Һәркемнең үз бурычы.

«Минем бурыч — тәмләткечләр һәм сарымсак салу», — ди 9 сыйныф укучысы Валерий Иванов. «Пакетларга салыр өчен кәгазьләр кисәм. Анда ингредиентлар, әзерләү ысулы һәм җылы сүзләр язылган», - дип сөйли 6 сыйныф укучысы Анастасия Перепелкина.

Егоркино мәктәбе волонтерлар отрядында 20гә якын активист бар. Бу эштә барлык мәктәп укучылары ярдәм итә. Елена Алексееваның фатиры коры ашлар, реторт-пакетларда икенче ашлар әзерләү буенча цехка әйләнгән. «Җиңү өчен тәм-томнар»ның башка активистлар алып килгән тартмаларда печенье, прәннек, хуш исле чәйләр бар.

Бу көннәрдә махсус операция хәрбиләренә чираттагы тапкыр барлык кирәкле әйберләрне җибәрергә әзерләнәләр. Техник чаралар, кием-салым һәм эчке киемнәр арасында «Нурлат тәм-томнары» тартмалары да була. Бу – балалар һәм хатын-кызлар җитештергән 500 килограммга якын ризык.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Материал Гөлназ Хәсәншина катнашында әзерләнде.