ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Татарстанда 3,6 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган

0

Татарстанда 3,6 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды, уртача уңдырышлылык гектардан 27,8 центнерны тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Республикада бөртекле культураларны җыю алу эшләре төгәлләнде диярлек», - дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Бүгенгә 1,3 миллион гектардан артык мәйданнан бөртекле культуралар җыеп алынган.

Иң күп ашлык (100 мең тоннадан артык) Тәтеш, Тукай, Буа, Арча, Минзәлә, Чистай, Актаныш, Сарман, Алексеевск, Мөслим, Әлки муниципаль районнарында суктырылган.

Бөртекле культураларның иң югары уңдырышлылык дәрәҗәсе Тәтеш (гектардан 38,9 центнер), Кукмара (гектардан 37,8 центнер) һәм Әтнә (гектардан 34,4 центнер) районнарында.