ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30

Саба урман хуҗалыгына Беларусь Республикасы урманчылары килде

0

Саба урман хуҗалыгына Беларусь Республикасы урман хуҗалыгы министры Александр Кулик җитәкчелегендә делегация килде. Визитның төп максаты – Татарстанда урманнарны саклау, яклау һәм торгызу эшләренең барышы белән танышу. Делегацияне Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров озатып йөрде. Бу хакта http://saby-rt.ru/ сайтында Фәнил Мәүлетов яза.

Делегация иң элек Сабабаш урман участогында агач кисү һәм чыгаруның барышын карады. Хәзер бу эшне күпфункцияле харвестер һәм форвардер техникасы белән ике кеше башкара. Агачларны РСФСР һәм ТАССР атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов керткән сирәкләп кисү алымы кулланыла. Делегацияне әлеге тәҗрибә үзенчәлекләре белән Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Рәхмәтуллин таныштырды.

Эшлекле сөйләшү орлыкчылык-селекция үзәгендә дәвам итте. Кунаклар шулай ук дендрология бакчасында, Урман музеенда, агач эшкәртү комбинатында һәм башка объектларда булды.

«Без Россия урман хуҗалыгы үсешен игътибар белән күзәтеп барабыз. Татарстан урманчыларының уңышлары, урман хуҗалыгын алып баруда федерация күләмендә, ялгышмасам, икенче ел рәттән беренче урынны алулары безне кызыксындырды», – диде Александр Кулик.

«Биредә алган беренче тәэсирләргә килсәк, Беларусьта 10 миллион кәлшәгә исәпләнгән орлыкчылык-селекция үзәге, микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясе, инвитро югары технологияләргә нигезләнгән булуы игътибарны җәлеп итә. Республикада урманнарны кисүнең совет чоры алымнары өлешчә сакланган. Россиядә урманнар нигездә арендага бирелгән һәм алар урманнарны кисү-торгызу принципларын һәрвакытта да сакламыйлар. Бездә исә чиста дәүләт идарәсе сакланган, аның урманнарны саклау эшендә нәтиҗәлеген күрәбез. Биредә туган фикерләр үзара хезмәттәшлеккә нигез салуга этәргеч бирер», – дип сөйләде ул.