ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30

Аргентина Казанда узачак БРИКС саммитына чакыру алмаган

0

Аргентина әлегә Казанда узачак БРИКС саммитына чакыру алмаган, ләкин чакыру килгән очракта, ул аны караячак. Бу хакта Аргентинаның Мәскәүдәге илчесе Энрике Игнасио Феррер Виейра РИА Новостига биргән интервьюда белдерде.

«Без аңа (БРИКС саммитына – Т-и иск.) чакыру алмадык. <...> Әгәр чакыру алсак, без аны караячакбыз, һәм карар кабул итәчәкбез», - дип аңлатты дипломат.

Шул ук вакытта илче аның иле «БРИКСка кушылуда үзе өчен өстәмә бәя күрми», дип ассызыклады.

«Кытай, Бразилия, Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы, шул исәптән сәүдә-икътисади элемтәләребез дә. Безнең бу илләр белән аралашу өчен үз каналларыбыз бар, шуңа күрә без анда кушылуның перспективаларын күрмибез. Хәзер безнең өчен приоритет – ОЭСРга (Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы – Т-и иск.) кушылу», - дип ачыклык кертте Виейра.

2024 елдан БРИКСта катнашучы илләр арасында Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны да бар.

Исәп буенча уналтынчы тапкыр үткәреләчәк БРИКС саммиты 22-24 октябрьдә Казанда уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру — республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.