ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Шәрыкъ белгече Сәлим Гыйләҗетдинов вафат

0

Филология фәннәре кандидаты, шәрыкъ телләре белгече Сәлим Гыйләҗетдинов 77 яшендә вафат булды.

«Бүген иртә белән китеп барган. Урын өсләрендә авырып ятмады да. Йөрәге борчый иде, дип әйтте хатыны Асия апа», – диде хезмәттәше, фикердәше, әдәбият галиме Зөфәр Мөхәммәтшин.

Сәлим Гыйләҗетдиновны соңгы юлга озату мәрасиме иртәгә 10.00 сәгатьтә «Казан нуры» мәчетендә булачак. Мәрхүмне Мөселман зиратына җирләячәкләр.

Сәлим Гыйләҗетдинов гарәп, фарсы телләрен яхшы белгән, ул Коръәнне яттан белгән галим.

Ул татар телендә Коръән сүзлеген әзерли башлаган булган.