ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Песков махсус операциядә җиңүгә альтернатива булмау турында белдерде

0

Россия өчен махсус хәрби операциядә җиңүгә башка альтернативалар юк. Бу хакта Кремль рәсми вәкиле Дмитрий Песков ВГТРК корреспонденты Павел Зарубинга биргән интервьюда белдерде. Видео журналистның Тelegram-каналында чыкты.

«<...> сугыш бара: алар безнең белән сугыша, күмәкләп сугыша, безнең каршыда күмәк дошман. Алар ачыктан-ачык әйтә: аларның максаты — стратегик һәм тактик яктан Россияне җиңү», - диде РФ Президенты матбугат сәркатибе.

«Бу безне әлеге позициягә җитди карарга, гамәлләребезне әлеге куркынычны исәпкә алып төзергә һәм махсус хәрби операцияне дәвам итәргә мәҗбүр итә — барлык максатларыбызга ирешү, куелган бурычларны үтәү һәм җиңүне үзебезнеке итәр өчен», - дип саный ул.

«Россия өчен тарихта ниндидер башка альтернативалар булмады, хәзер дә безнең җиңүгә альтернатива юк», - дип йомгаклады Песков.