ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30

Миңнеханов «Көнчыгыш Кубогы»нда катнашучыларга футболда биеклеккә ирешүләрен теләде

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Көнчыгыш Кубогы» халыкара балалар футбол турнирын ябу тантанасында катнашты. Ул ярышларда катнашучыларга футболда биеклеккә ирешүләрен теләде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

«Биредә җиде илдән вәкилләр җыелды, барлык командалар җиңү өчен көрәште, эмоцияләр бары тик уңай. Турнирның төп оештыручысы буларак, «Рубин» футбол клубына, шулай ук ярышларны уздыруда ярдәм күрсәткән һәркемгә зур рәхмәт», — диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучылар һәм кунаклар каршында чыгыш ясаганда.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Яшь спортчыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Рәисе алар арасында танылган футболчылар булачагына ышануын белдерде. «Сезнең барысы да барып чыгачак, дип ышанам», - диде ул.

«Рубин» футбол клубы идарәсе президенты, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка клуб тарихында беренче халыкара турнирны уздыруда һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Көнчыгыш Кубогы» — футболның шәһәрләр, кешеләр һәм илләрне берләштерүенең ачык мисалы. Катнашкан барлык командаларга да зур рәхмәт. Җанатарларга көч биреп торганнары өчен рәхмәт. Рөстәм Нургалиевич, әгәр сез безгә теләктәшлек күрсәтсәгез, без бу турнирны традицион итәргә тырышачакбыз», — дип ышандырды ул.

Моннан тыш, «Көнчыгыш Кубогы» турниры вакытында ярышларда катнашучылар вәкилләре арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

Аккош күленнән ерак түгел урнашкан «Яшь гвардия» балалар спорт-сәламәтләндерү лагере базасында оештырылган «Көнчыгыш Кубогы» халыкара турниры 20-22 сентябрьдә узды. Чараны «Рубин» футбол клубы һәм Татарстан спорт министрлыгы оештырды.