Татарстанда салкыннар килү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде
Татарстанда 23-26 сентябрьдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә салкын һава торышы көтелү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Дүшәмбе, 23 сентябрьдә, урыны белән 0..-2 градуска кадәр салкын булу фаразлана.
Сишәмбе һәм чәршәмбе, 24 һәм 25 сентябрьдә, төбәк территориясенең зур өлешендә 0..-5 градуска кадәр салкын булу ихтимал.
Пәнҗешәмбе, 26 сентябрьдә, Татарстанның көньягы һәм көнчыгышында 0..-3 градус салкын булырга мөмкин.