ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Рөстәм Миңнеханов Равил Гайнетдинның татар халкы өчен керткән өлешен зур дип бәяләде

0

Бүген Мәскәүдә XX Халыкара мөселман форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов янәдән Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланган Равил хәзрәт Гайнетдинның хезмәтен югары бәяләде.

«Равил хәзрәт, сезне чын күңелемнән котлыйм. 30 ел дәверендә безнең илебездә сезнең мөселманнар, татар халкы өчен керткән өлешегез бик зур. Без аны бүген тойдык. Бөтен делегатлар үз тавышларын сезгә тапшырдылар. Зур өметләр белән бу эш дәвам итәчәген көтәләр», – диде Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән аралашканда.

Рәис әйтүенчә, чит илдән килгән кунакларның күп булуы да Равил Гайнетдинның нинди абруйлы, нинди зур эш алып барганын күрсәтә. «Илнең авыр вакытында да шундый зур форумнар үткәргәнегез өчен рәхмәт сүзләрен әйтәм. Сезгә бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә бергәләп «Россия – ислам дөньясы» белән дә, Болгарда да, Россия өлкәләрендә шушы эшне бергәләп башкарырга насыйп булсын. Уңышлар сезгә! – дип теләде Миңнеханов.