Мишустин Россия Диния нәзарәтенең динара диалогны камилләштерүдәге өлешен билгеләп үтте
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте съезды һәм XX Халыкара мөселман форумында катнашучылар, оештыручылар һәм кунакларны сәламләп, Диния нәзарәтенең динара диалогны камилләштерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүен билгеләп үтте. Министрлар Кабинеты сайтында шул хакта телеграмма урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте инде күп еллар динара диалогны камилләштерүгә, конструктив дәүләт-конфессиональ хезмәттәшлеккә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Мөфтиятнең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә халыклар арасында үзара аңлашу, гражданнар арасында тынычлык һәм җәмгыятьтә этникара татулык ныгый. Шулай ук Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләре уңышлы үсеш кичерә», - диелә сәламләү телеграммасында.
Мишустин билгеләп үткәнчә, «хәйрия һәм агарту проектларына, ислам мәгарифе формалашуга, имамнар һәм дин белгечләре әзерләүгә аерым игътибар бирелүе мөһим».
Премьер-министр форум һәм съездның символик мәгънәгә ия булуын искәртте, чөнки алар мөфти Равил Гайнетдиннең дингә хезмәт итә башлавына 40 ел тулган елда үткәрелә. Моннан тыш, ул Россиянең күпмилләтле һәм күпконфессияле ил булуын, анда барлык халыкларның диннәренә хөрмәт белән карауларын, ә исламның Россиядәге традицион диннәрнең берсе һәм тарихи мирасның бер өлеше икәнен билгеләп үтте.
«Форум төрле илләрнең мөселманнары арасында үзара тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар белән алмашуны киңәйтергә, рухи лидерларның заманча дөньядагы роленең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк. Сезгә кызыклы дискуссияләр һәм конструктив эш теләп калам», - диелә телеграммада.