Сахалин өлкәсе имам-мөхтәсибе мөселман хәрбиләр белән очрашты
Сахалин өлкәсе имам-мөхтәсибе Мөхәммәд Якуп хәзрәт тиздән туган илебез - Россия чикләрен сакларга юл тотачак мөселман хәрбиләре белән мөһим очрашу үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу барышында имам эчкерсезлек һәм әхлаклылыкның төп принциплары турында лекция укыды, аеруча бүгенге җаваплы чорда мөселман кешесе тормышында әлеге кыйммәтләрне үтәүнең әһәмиятен билгеләп үтте. Мөхәммәд Якуп хәзрәт солдатларга аларның рухи миссиясе хакында искәртте, теләсә нинди шартларда да күңел һәм ниятләр чисталыгын сакларга чакырды.
Лекциядән соң егетләр хәрби хезмәтнең дини һәм әхлакый аспектларына кагылышлы сораулар бирде. Имам аларның һәркайсына җавап бирде, иман, туганлык һәм ныклыкны саклауның әһәмиятенә басым ясады.
Очрашуны тәмамлап, Мөхәммәд Якуп хәзрәт солдатларның барысына да өйләренә, гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калды.