Чистай мөхтәсибәте һәм Дагестан мөфтияте Мәүлид аена багышланган кичә уздырды
Мәүлид ае уңаеннан үзәк мәчеттә Чистай мөхтәсибәте һәм Дагестан мөфтияте сөекле Пәйгамбәребезгә багышланган кичә уздырды. Анда Дагестаннан килгән дин белгечләре, имамнар, дин кардәшләр, өлкәннәр, шулай ук яшьләр, балалар катнашты. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.
Кичәгә кадәр Дагестан кунаклары ишан Мөхәммәтзакир Камалов каберендә, «Камалия» үзәгендә, «Әмирхан» мәдрәсәсендә булды.
Кичәне имам-мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Кыямов ачып җибәрде. Ул ерак араларны якын итеп килгән Дагестан кунакларына олы рәхмәтләрен җиткерде, әлеге кичәгә килгән һәркемне кайнар сәламләде. «Әнәс» мәчетенең имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Азизов изге Коръән сүрәләре укыды.
Аннары сүз кунакларга бирелде. Дагестан Республикасы мөфтиятенең укыту республика бүлеге җитәкчесе Шамил Османовның сөекле Пәйгамбәребез турында вәгазен тын да алмый тыңладылар.
Шулай ук Дагестан кунаклары - теолог Мөхәммәтрасул Гимбатов, Дагестан мөселманнары Диния нәзарәтенең вәкаләтле вәкиле Исраиль Мөхәммәтбасыйров та үз нәсыйхәтләрен, вәгазьләрен җиткерде. Алар да Пәйгамбәребезгә мәхәббәт, чиксез ярату белән сугарылган.