«Мәрҗани» мәчетенә Мансур Җәләлетдин урыннына яңа имам-хатиб билгеләнгән - чыганак
Казанның «Мәрҗани» мәчетенә имам-хатиб итеп моңа кадәр Аксубай имам-мөхтәсибе булып эшләгән Равил Зөфәров билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.
Кичә кичке җидедә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында моңа кадәр имам-хатибы булган Мансур Җәләлетдиннең мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның урынбасары итеп билгеләнгән билгеле булды. Мансур хәзрәт махсус операциядәгеләргә ярдәм өчен җаваплы булачак.