ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Түбән Кама Казанда Гаилә елына багышланган күргәзмә тәкъдим итте

0

Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Түбән Кама районы үзешчәннәренең «Чишмәләр иле син — туган як» дип исемләнгән концерт тамашасы булды. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Әлеге чарада Керәшен җәмгыяте дә актив катнашты. Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгында Гаилә елына багышланган күргәзмә тәкъдим иттек. Күргәзмәдә Геннадий Макаров экспедициясе фотосы төшерелгән көзге тора иде, без аны «Үткәннән караш» дип атадык.

Милли киемнәр кигән манекеннар куелды, милли ризыклар, борынгы экспонатлар һәм көнкүреш әйберләре тәкъдим ителде. Керәшен халкының «Сүрәкә», «Баш Чишмә», «Җиз кыңгырау» фольклор ансамбльләре сәхнәдә туй йоласын күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллинга һәм жюри әгъзаларына керәшеннәр җәмгыяте тарафыннан «Кояшка очучы Ак каз» дигән яңа китап бүләк ителде.

Тулырак: news/xabarlar/tuban-kamanyn-gaila-elyna-bagyslangan-kurgazma-takiedim-itte