ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Якшәмбе Татарстанда бераз яңгыр һәм җил көтелә

0

Якшәмбе, 22 сентябрьдә, Татарстанда урыны белән бераз яңгыр ява.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, республикада җил секундына 6-11 метр тизлек белән көньяк-көнбатыштан исәчәк, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез һава температурасы +11..+16 градуска кадәр күтәрелә.

Исегезгә төшерик, дүшәмбе Казанда көндез һава температурасы +14..+12 градуска кадәр төшә, шулай ук бераз яңгырлар ява, дип хәбәр ителде.