Роман Вильфанд үзәк Россиягә әбиләр чуагының кайчан киләчәге хакында сөйләде
Температураның түбәнәюенә дә карамастан, сентябрь ахырына кадәр һава торышы яхшы булачак, шуңа күрә явым-төшемле көннәрдән соң килгән әбиләр чуагын октябрьдә үк көтәргә кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.
«Быел әбиләр чуагы, Алла боерса, октябрьдә киләчәк, ул, әлбәттә, октябрьгә хас булачак, чөнки хәзер хәтта температура түбәнәйгәч тә яңгыр яумый – һава торышының антициклональ режимы. Сентябрьнең соңгы биш көнендә бераз явым-төшемнәр көтелә, һава температурасының +15 градустан югары булуы фаразлана. Шуңа күрә көннәрнең суытуын, көчле җил, явым-төшемнәрне көтеп алганнан соң гына әбиләр чуагы белән ләззәтләнәчәкбез», - диде Вильфанд.