ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Чаллыда хәрбиләрнең якыннарын Коръән ашына җыйдылар

0

Чаллы шәһәре мөхтәсибәте махсус хәрби операциядә хезмәт итүче һәм Ватан алдындагы бурычларын үтәгәндә гомерләре өзелгән хәрбиләрнең әниләре һәм хәләл җефетләре өчен «Татлы» кафесында Корьән ашы уздырды. Анда барлыгы 41 хатын-кыз катнашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Чараны «Җәмигъ» мәчете имамы Рамазан хәзрәт Идрисов Коръән аятьләре укып багышлады, сабырлык турында вәгазь сөйләде. Көчле улларның батыр әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Илебез тынычлыгы һәм хәрбиләр исәнлеге өчен догалар кылды. Ахырдан һәр килүчегә бүләкләр дә тапшырылды.

Оештыручыларга булган чиксез рәхмәт сүзләреннән соң бер үк җөмләләр яңгырады: «Илебез тыныч булсын һәм бер ана да бала югалту хәсрәтен күрмәсен», – диде чарага җыелучылар.